Туй көнегез уңаеннан, сезгә теләкләрне язучы Фәнис Яруллин фикерләре аша җиткерәсе килә.
Язмыш сезнең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз.
Утларга салса- узегез аннан да көчле яныгыз, шул вакыт аның кызуын сизмәссез.
Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез, - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп, чумып алырлар.
Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төшегез.
Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайлагыз. ташлар белән бастырсы - чишмәгә әверелеп, иреккә ургылыгыз.
Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чыгыгыз.
Җилкәннәргезне җилләр екса – йөрәгегезне җилкән итеп күтәрегез.
Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.
Максатчан, сабыр, бердәм булыгыз, бер булыгыз. Бәхетләр сезгә.