(дин, әдәбият, уку-язу, көнкүреш әйберләре, уен кораллары һ.б.)
- Тумады, үлде.
- Бар икән, ди, дөньяда бер байтирәк, Гәүһәрдән дүрт ботагы аңа терәк; Табышмагым уйла да тап, уйна да тап, Моны тапкан кешенең акылы зирәк.
- Алтын белән уралган, Көмеш белән чорналган, Күп илләрдә йөрегән, Күп кешегә тимәгән.
- Сүрәдә - «мим» сез, Мивәдә - гөлсез.
- Бар, имеш, ди, биш җимеш: Икесе - төн йөзе күрмеш, Өчесе - көн йөзе күрмеш.
- Биек-биек кыялар, Анда кошлар оялар.
- Кайда сөйләшсәң дә ишетә.
- Исеме бар, үзе юк.
- Авызын ачар, Утлар чәчәр, Күргән һәркем аннан качар.