Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!
Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге теләкләремне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсе килә:
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз.
Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.
Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.
Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.
Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз.
Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.
Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз.
Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.
Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.
Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.
Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»
Бәхетле булыгыз!
Фикерләр
Кадерле Илнара! Бу бик сез әйткәнчә "бик матур түгел" сүзләрне Фәнис Яруллин язган. Сез үзегезнең фикерегезне аңа туры җиткерә аласыз.
RSS-тасма