Тазбаш.ру сәхифәсе 14-15 март көннәрендә вируслар тарафыннан хөҗүм ителү аркасында кайбер javascript файллары зарарланды.
Хәзерге вакытта (15 март, 23:53) барлык вируслар да юкка чыгарылды, сәхифә кабат чиста!
Китерелгән борчулар өчен гафу итегез!
P.S. Яңа елдан бирле яңартылмыйсыз дип хафаланмагыз: яз табигатьне генә түгел, безнең сәхифәбезне дә җанландырып җибәрер.
Сер итеп кенә әйтәм: 50 яңа котлау һәм балалар өчен бик күп шигырьләр, җырлар, уеннар, әкиятләр урнаштырылачак.