Али Баба кушаматлы Али Ардекани ислам турында камеди-шоу чыгара – аның блогын YouTube’та 10,5 млн нан артык кеше караган. «Мөселман интернет-феномены» New York Times гәҗитенә интервью бирә һәм бөтен дөнья буйлап гастрольләрдә йөри.
Үзенең сәхифәсендә Али Ардекани – Ummah Films интернет-кинокомпаниясенә нигез салучы – күпчелек шаярта: рэпер, «урам егете» яисә дингә баткан мөселман булып киенә. Шаярулар асылында – Али Баба җәмгыятьчелеккә җиткерергә теләгән катгый дин кануннары.