Айнур Уфага бара.
Кереш
Карт яшьләрдәге көләч йөзле адәм, затлы юка фарфор чынаягыннан чәен бер йотты да, кызына карап:
- Иртәгә, - диде.
Кызның әле йокыдан айнып бетмәгән йөзе кинәт үзгәреп, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты.
- Тагынмы? Нигә һаман саен интектерәсең син мине, әтием?
- Нигә икәнен бик яхшы беләсең бит инде син, кызым. Кара әнә, өлкән апаң ничек бәхетле яшәп ята. Алисә апаңның да башта Аполлон булып күренгән, тик аннары нинди канэчкеч булып чыккан бәдбәхет белән интеккәнен беләсең.
- Ә Алимә? - дип каршы килде кыз. Әтисенең йөзе караңгыланып китте. Ул китергән дәлилләрдә бердәнбер йомшак урын шул иде. - Синең «ярдәмең»нән башка да таба алды бит ул бәхетен. Бер дә зарланмый бит әле. Ә син аны да өч тапкыр, өч тапкыр! сынадың.
- Беренчедән, аны түгел. Икенчедән, дөрес әйтәсең, зарланмый бит, -дип җавап бирде тыныч кына тавыш белән әтисе.
- Мин бит инде дүртенче тапкыр барам! - дип ярсыды кыз.
Әтисе кызының күзләренә карап уйга калды. Ни дисәң дә үзенең каны бит. Аның уйлап тапкан ысулы бик әһәмиятле булса да, кызының сүзләрендә дә дөреслек юк түгел. Ниһаять, ниндидер нәтиҗәгә килгәндәй, әтисе чәен болгатып утырган көмеш кашыгын алып, җәйләүгә куйды:
- Әйдә болай килешәбез. Син барасың, һәм нәтиҗәсе нинди булуына да карамастан, мин синең тормышыңа бүтән кысылмаячакмын. Үзеңнең соравыңнан башка, әлбәттә, - диде.
Кызның йөзе шундук ачылып китте, күз алдыннан тиз генә каршында ачылачак мөмкинлекләр һәм, мөһимрәге, иркенлекләр турында хыяллар йөгереп үтте һәм ул, елмаеп, ризалыгын белдерде:
- Килештек, ризамын.