Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Туйга котлау (әнидән кәләшкә)

E-mail Принтерга pdf
(12 тавыш, уртача 4.42 )

Кадерле кызым! Кайчан гына сиңа тәүге күлмәгеңне кигергән идек. Кечкенә идең. Бәлки син аның күлмәк икәнен дә, сиңа ничек килешкәнен дә аңламагансыңдыр, ләкин безнең өчен ул чиксез куаныч иде. Безнең нәни кызыбыз, русча әйтсәк, -- принцессабыз идең син безнең. Менә бүген сиңа карыйм да, бер дә үзгәрмәгәнсең шикелле: шундый ук сабыйсың безнең өчен. Әйтерсең, еллар узмаган, балалар бакчасы, мәктәп, институтлар --болар берсе дә синең гомереңнең баскычлары булып шушы көнгә җиткермәгәннәр. Син һаман да сабый безнең өчен кызым. Өстеңдәге ак күлмәгең дә һаман шул нәни чактагы күлмәк шикелле. Матурсың, сокланырлыксың син бүген. Матур күлмәк кигәнгә генә түгел.

Сине бүген бәхет бизи. Янәшәңдә басып торган яшьлек дәрте сөю, наз белән чәчрәп торган сөйгәнең, кулыңдагы чәчәкләр бизи сине. Гомерең гел шулай матур, янәшәңдә сайлаган ярың, кулларыңда тормыш гөлләре – балаларың -- булсыннар. Һәрчак шулай парлы ярлы булыгыз сабыйлар!!!

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлаулар Туйга котлау (әнидән кәләшкә)