Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Туйга котлау (җырлы)

E-mail Принтерга pdf
(15 тавыш, уртача 3.87 )

Яшьлекне иң матур мизгел диләр. Кеше үз яшь чакларын гомере буе сагынып туя алмый. Һәр чорның үз матурлыгы була, ә яшьлекне, минемчә, ул вакытта чибәррәк, көчлерәк  булган өчен гена сагынмыйлар. Яшьлектә бит гаилә мәшәкатьләрен, зур тормыш авырлыкларын белмисен, фәкать үз уйларың, үз дөньяң белән генә яшисең. Яшьлек – ул үзебез өчен генә яшәү мөмкинлеге бирелгән, бераз җавапсызрак та, бераз җиллерәк тә чор.  Шул гүзәл чорның айлы төннәрендә  ап-ак атта чабып килеп аяк очларына тезләнеп  баш орыр әкият егете хакында хыялланасын…

Һәм… Һәм менә бүген ул синең янәшәңдә: матур да, батыр да нәкъ синең хыялыңдагыча!

Бу бит зур бәхет!!!

Үз тиңеңне табып аңа бар-барлыгың белән буйсынып яшәргә риза булу, зур шатлык, мәшәкатьләрне бергә кичерегә, җаваплылыклар каршында сөйгәнең белән иңгә-иң килеп       күзгә-күз карашып аңлашып яшәргә әзер булу – бу зур бәхет!

Хәер, сезнең турыда болай күп сөйләп торуның кирәге дә юк шикелле. Сез инде ай белән кояш шикелле  бер-берегезне озак күзләп  кавышырга кыймыйча йөргән бик оялчан гына затлар кебек бик озак йөрдегез.

Һәм ниһаять менә, сезнең законлы никахлашу мизгелләрен күрү көннәре дә килеп җитте, мин  …нең иптәш кызы, дусты буларак бу вакыйгага чиксез шатланам. Чөнки … белән без  бик күп сөенечле, борчулы да хәлләрне кичердек. [Бергә үткәргә берәр чор-вакыт] генә дә нинди күңелле хатирәләр калдырды. Сезнең тормышыгыз да шундый күңелле хатирә, көтелмәгән шатлыклардан гына торсын иде. Бүгенге көндә иң бәхетле яшь пар булган кебек, киләчәктә иң бәхетле ир белән хатын, иң бәхетле әти-әни, әби-бабайлар булу насыйп булсын иде сезгә.

Кадерле, …, … ! Ихластан  тәбриклибез. Бәхетле булыгыз. Һәрвакыт берегез  икенчегез өчен  татлы да, затлы да шәраб булып, сөеп-сөелеп яшәгез.

Сезнең гаиләгез турындагы  хәбәрләр, яңалыклар гел куанычлы, сезне яраткан, хөрмәт иткән кешеләр өчен чын бәхет булып яңгырасын иде. Сезнең мәхәббәт, сезнең гаилә әкияттәгечә серле дә, шигырь-дастаннарда язылганча матур да, җырларда җырланганча моңлы да булуын теләп калабыз. Шул сүзләрне дәллигәндәй күңелгә килгән җырдан бер өзек … бары тик сезнең өчен генә.

[мондый матур теләктән соң бер җыр җырламыйча булмый инде, җырлагыз!]

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлаулар Туйга котлау (җырлы)