1. Әүвәл заманда, имеш, иске Казанда, Алтынбәк дигән бер хан булган. Аның өч улы булган, ди. Беркөнне бу хан, диван корып вәзирләре белән утырганда, олы улын каршысына китереп әйткән: «Угылым, сине өйләндермәкче булам, син кем кызын, кайсы кызны аласың килә?» -дип сораган. Олы улы: «Сез кайсы кызны муафикъ күрсәгез, мин дә шул кызны яхшы күрәм»,- дип, җиргә караган. Алтынбәк хан әйткән: «Әй, балам, сүзең дөрес, алай да кыз алырга ихтыярны сиңа бирәм, син кемне теләсәң, мин сиңа шуны алып бирәм»,- дигән. Улы шунда әйткән: «Безнең Казанда Хәсәнбәк морза бар, аның Айсылу атлы бер кызы бар. Минем аласым килгән кыз шушы булыр»,- дигән. Хан: «Яхшы, алып бирермен»,- дип вәгъдә биргән. Олы улы чыгып киткәч, уртанчы улын чакырткан. Хан аңардан: «Нинди кыз аласың килә?» - дип сорагач, ул да: «Хәсәнбәк морза кызын»,- дип җавап биргән. Хан аңа да шул кызны алып бирергә вәгъдә иткән. Кече улын чакыртып сораса, анысы да: «Айсылуны сөям»,- дип җавап биргәч, хан аңа да шул кызны вәгъдә иткән. Диван таралган. Вәзирләр: «Най, бу ханыбыз ничек бер кызны өч улына да алып бирмәкче була?» -дип, гаҗәпкә калганнар.