Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Алдагы ай Алдагы көн Киләсе көн Киләсе ай
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Ибраһим Сәләхов – шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 30 Август 2014Караулар : 13530

Ибраһим Сәләхов – татар шагыйре, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1911 елның 30 августында Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә туган. Әтисе Низаметдин Нөнәгәр, әнисе Маһиҗамал Шеңшеңәр авылыннан бирегә һөнәрчеләр буларак бәхет эзләп киләләр. Башта шәһәрнең Мортаза бай мәдрәсәсендә укый. Татар мәктәбе ачылу белән, шунда укып җидееллык белем ала. 1927 елда Казанга килә һәм педагогия техникумына укырга керә. Укуын 1930 елда тәмамлый. «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

Хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Казан педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Шушында уку чорында «Ярату» повесте, «Постта» пьесасы, «Дуэль» исеме белән шигырьләре аерым китап булып басылып чыгалар.

Институтның дүртенче курсында укыганда җитди авырып китә һәм Татарстан язучылар берлеге юлламасы белән Ялтага дәваланырга килә. Монда ул авыру сәбәпле шушында яшәүче Галимҗан Ибраһимов белән очраша һәм аралаша. Ибраһим Сәләхов Казанга кайткан арада Галимҗан Ибраһимов «халык дошманы» ярлыгы тагылып кулга алына һәм яшь язучыны «контрреволюционер» белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алалар. Ул ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем ителә.

Ибраһим Сәләхов төрмәдән бер аяксыз калган хәлдә, сынган кулы һәм начарайган күзләре белән 1947 елда чыга. Аннан соң да әле аңа туган җире — Күкчәтау шәһәрендә яшәү хокукы бирелми. Күкчәтау тирәсендәге Кызыл Яр авылында яши һәм иҗат итә башлый, шунда төпләнеп кала. 1956 елда СССР Югары суды тарафыннан тулысынча реабилитацияләнә.

Язучы Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерүчеләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Күкчәтау далаларында» романы белән киң таныла. Татар казаклары тормышын чагылдырган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле роман-эпопеясы да татар халкы тарихын барлауга кертелгән зур өлеш буларак кабул ителде. Бер-бер артлы күп кенә повесть-хикәяләре басыла. Һәм менә ниһаять иҗатының иң биек ноктасы — автобиографик повесте «Тайгак кичү» («Черная Колыма») укучыларга ирешә. Бу әсәр өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Ибраһим Сәләховның ике дистәдән артык китабы басылып чыкты. Аның әсәрләре казах, рус, әрмән, калмык, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә ителде. Л.Минһаҗева Ибраһим Сәләхов иҗатына багышлап филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алу өчен диссертация яклады. 2002 елда аның «Ибраһим Сәләхов» исемле монографиясе басылып чыкты.

Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, якташыбыз Күкчәтауда яшәүче татарлар җәмгыятен оештырды һәм аңа җитәкчелек итте. Балтачка еш кайта, безнең якны үзенең туган җире дип саный иде.

Ибраһим Сәләховка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул - Күкчәтау шәһәренең Почетлы Гражданины. Күкчәтаудагы Татар милли мөхтәриятенең Почетлы Президенты иде. 1997 елда Казахстан хөкүмәте аны иң югары бүләк — Җөмһүрият ордены белән бүләкләде.

1998 елның 7 июлендә Күкчәтау өлкәсенең Кызыл Яр авылында вафат булды, шунда җирләнде. 2002 елда Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендәге бер урамга Ибраһим Сәлахов исеме бирелә (элекке с. Красный Ярдагы Молодежная урамы).

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home