Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

План-конспект. Дуслар җыелган җирдә

E-mail Принтерга pdf
(7 тавыш, уртача 4.29 )

Төзеде һәм уткәрде: Кама Тамагы беренче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасының
беренче категорияле тәрбияче Мөбәриева Йолдыз.

"Дуслар җыелган җирдә"

Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.
 

Максат: балаларның кичке уеннар, йолалар турындагы белемнәрен ныгыту; татар һәм рус халык уеннарының үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү; балаларда халык аваз иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү;  публикада узен ышанычлы тотарга, кыю булырга ярдәм итү.

 
Зал урам кебек бизәлә, ике яклап урындыклар урнаштырылган.

Алып баручы (А.б).

Карап тормый ара еракка
Дуслар килгән безгә кунакка
Дуслык бит ул тормыш үзәге
Дуслык бит ул бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик күнелсез бит
Күңелсездер сезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә  дә.

(татарча моңлы көй яңгырый)  Балалар шигырь сөйлиләр.
 
1.Туган җирем минем Татарстан
   Үз иркеңдә мәңге шат яшә
   Кошларың да синең “гөлем “диеп
   Саф татарча миңа эндәшә.
 
2. Гүзәл җирне мактап челтерәтә
    Көмеш сулы салкын чишмәләр
    Йомшак сүзле, тәмле телле була
    Чишмәләрнең суын эчкәннәр.
  
3. Шушы яктан, шушы туфрактан без
   Читтә йөрсәк шуңа күрәдер
   Чишмә чыңлап, өянкеләр елап
   Таллар җырлап төшкә керәдер.
 
4. Шушы якта  безнең хезмәт калсын
   Мирас булып килер яшьләргә
   Шушы яктан, шушы туфрактан без
   Шул туфракта язсын яшәргә.
 
А.б. Бүген без кичке уеннарга җыелдык. Элек заманнарда да, безнең әби-бабайларыбыз да яшь чакта, эшләр беткәч, кичен су буйларында, капка төпләрендә кичке уеннарга күнел ачарга җыелганнар. Әйдәгез без дә күнелле итеп шул уеннарны уйнап күнел ачыйк әле.
(Әби белән бабай керәләр)


А.б. Исәнмесез, хәерле кич! Нишләп йөрисез кичен?
Бабай. Шушында кичке уен буласын ишетеп, яшь чакларны искә төшерик әле дип килдек.
А.б. Дөрестән дә, без аларны
       Искә төшерик әле
       Халык йоласын кайтарып,
       Бер уйнап алыйк әле.
 
“Тугәрәктә” уены
(Рус киемнәре кигән балар керәләр)
Рус баласы. Исәнмесез, здравствуйте!
А.б. Исәнмесез! Менә курше урыс авылыннан да яшьләр кичке уенга төштеләр.
 
1 рус б. Потрудились мы на славу
             И на праздник к вам пришли
             Мы покажем наши пляски
             Потанцуем от души.
Русская пляска.
2 рус б. Наш Татарстан дружбой славится.
            И жить нам в Татарстане очень нравится!
 
Татар баласы. Безнен халык кунакчыл.
                     ”Якты чырай, такта чәй “дип
                      Каршы ала кунакны.
                      Ата–баба гадәтләрен
                      Без дә дәвам итәбез
                     Сезне уенга дәшәбез!
 
Игра “Плетень”
 
А.б. Менә көзләр дә җитте. Көзге эшләрне бетердек, шул турыда уен уйнап алыйк әле!
 
(Кичә җәй көне оештырылса, җәйге сабан эшләре бету турында алып барыла һәм шуңа ятышлы уен уйналына)
 
Көз турында шигырь.
“Көз” күмәк  уены.
 
1 малай. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
              Кызлар бездә бик күбәү:
              Алинә, Алсу, Ландыш, Айсылу -
              Барысы да бигрәк сылу!
 
2 малай. Әйдә, дуслар, җырлыйк әле
             Уйнаган гармуннарда
             Ал чәчәк күк яшик әле
             Туган якларыбызда!
 
Җырлы бию “Челтәр элдем читәнгә”
 
А.б. Күрше егете Иванушканың кызлар белән бик матур җыр башкарасы килгән, әйдәгез тынлап китик әле.
 
Песня ”Где был Иванушка?”
 
3 малай. Барысы да шундый уңган
              Барысы да шундый булган
              Йөзләре кояш кебек
              Торалар нурлар сибеп.
 
4 малай. Ә хәзер биеп алыйк әле,
             Сезне матур бии диләр
             Биетеп карыйк әле!
 
(Бабай белән әби биюе).
 
Әби (биюдән туктап).
Җитәр, җитәр уздырдың,
Бигрәк тузан туздырдың,
Аягынны шакылдатып
Колагымны тондырдың!
 
Бабай. Әбиемнен кәҗәсе бакчада кәбестәдә.
            Биемәгәч тә, җырламагач, без монда нәмәстәгә?( Балаларны дәшеп бии башлыйлар)
Бабай. (көй беткәч) Ииии, балалар, күңелем бигрәк яшәреп китте, без әле менә мондый уеннар да уйный идек:

Уен “Чума үрдәк,чума каз”
 
Бала: Без биибез тыпыр-тыпыр,
         Без биибез тып та тып.
         Бер бии башласак,
         Безне булмый туктатып.
 
Бала: Бас, бас, катрак бас!
         Бии икән дисеннәр,
         Безнең яшьләр табаны
         Ут чыгара дисеннәр! 
 
Татар халык биюе “Зәлидә”
 
Бала: Карагыз әле, малайлар, кызлары бигрәк чибәр.
Әйдәгез кызлар, егетләр, бергәләп җырлап җибәр.
 
1 рус малай. Давайте, девочки, частушки споем!
 
Частушки.
 
Татар баласы. Без дә такмаклар беләбез, әйдәгез без дә җырлыйбыз!
 
Такмаклар.
 
А.б. Ә хәзер безнең сезгә “Өч кыз” татар халык әкиятен күрсәтеп узасыбыз килә.
 
“Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерү.
 
А.б. Кичке уеннарыбыз ахырына да якынлашты. Бүгенге кичәдә күренгәнчә, нинди генә милләт кешесе булсак та, бер-беребез белән дус, тату, ярдәмләшеп һәм күңелле яшәргә кирәк.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә
Дуслар кирәк һәрбер кешегә
Дуслык булса яшәу күңелле
Уңай була һәрбер эшең дә.

Бөтенебезгә дуслар кирәк
Дустан башка булмый яшәргә
Шуңа күрә дөнья буйларп кирәк
Дуслык орлыклары чәчәргә.
 
Кичәбезне “Кояшлы ил” җыры белән тәмамлыйбыз.
(Ахырда әби белән бабай алып килгән күчтәнәчләрен тараталар)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Әдәбият Диплом, реферат, курс эшләре План-конспект. Дуслар җыелган җирдә