Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Алдагы ай Алдагы көн Киләсе көн Киләсе ай
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Заһидулла Яруллин – композитор Download as iCal file
Шимбә, 10 Октябрь 2015Караулар : 12400

Заһидулла Яруллин – татар музыка остасы, танылган гармунчы, оста пианист, композитор-методист, күп кенә җырлар авторы.

Заһидулла Яруллин 1888 елның 10 октябрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Сөн авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Аларның гаиләсе ишле һәм ифрат ярлы булып, үз җирләре һәм мал-туарлары булмаганлыктан, алар ел әйләнәсе байларга бил бөгәләр.

Ун яше тулгач, өяз шәһәре Чистайга еш йөрүче бер күршеләре Заһидулланы шәһәргә алып китә. Көне буе алар эш эзлиләр, ниһаять, Заһидулла кичкә таба бер гаиләгә урнаша. Бу гаиләдә малай үзенең тырышлыгы һәм җитезлеге белән дә аерылып тора.

1901 елда ул Яр Чаллыга күчеп килә һәм чәйханәгә аш өләшүче малай булып урнаша. Шул ук елның көзендә аңа Минзәлә ярминкәсендә булырга туры килә. Монда ул чын җырчыларны, гармунчыларны, скрипкачыларны, "бик тә сәер" коралларда уйнаучы артистларны күрә. Андагы музыкантлар һәм җырчыларның осталыгы малайны таң калдыра. Шушында алган тәэсирләр йогынтысында ул музыкага юл эзли. Аның музыкага булган мәхәббәте шул дәрәҗәдә көчле була ки, ул кер юучы рус хатыннарының да, тимерчеләрнең эш вакытында җырлаганнарын да сәгатьләр буе качып-посып тыңлый торган була.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның үлемен ул бик авыр кичерә. Шул вакытта Заһидулла шагыйрь истәлегенә иң тәэсирле, тирән мәгънәле көен багышлый. Башта бу әсәр «Тукай истәлегенә» дип атала һәм инструменталь әсәр буларак иҗат ителә. Аннары аңа Тукайның иң әйбәт элегик шигырьләреннән берсе булган «Өзелгән өмид» (1910) шигыре сайлап алына.

Шул чорда алдынгы татар демократик зыялылары Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтов, Габдулла Кариев белән еш очрашулар да Яруллинның рухи үсешенә зур йогынты ясыйлар. «Сәйяр» труппасының музыкаль ансамблендә пианист һәм җитәкче булып эшләү дә йогынтысыз калмаган, әлбәттә.

Беренче империалистик сугыш башлана. 1916 елда Заһидулла Яруллин да фронтка озатыла. Монда да ул музыкага булган мәхәббәтенә турылыклы булып кала. Үпкәсенең сәламәт булмавы аркасында, аны армия хезмәтеннән азат итәләр. Ул Казанга әйләнеп кайта. Революциядән соң Казан гарнизонының хәрби коллегиясе каршындагы драма труппасының катнаш оркестрына даими эшкә керә. Биредә ул, гармунчы, пианист, композитор буларак, үзенә таныш элеккеге «Сәйяр» труппасы коллективына эләгә. Алар Казан тирәсендәге мөселман Кызыл Армия частьларында концертлар куялар.

1934 елда, сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле, Заһидулла Яруллин туган авылы Кече Сөнгә кайтып, гомеренең ахырына хәтле шунда яши. Биредә ул авылдашлары өчен гармуннар ясау һәм төзәтү белән мәшгуль була. Шулай ук иҗат эше белән дә шөгыльләнә.

Заһидулла Яруллинның «Вальс», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек музыкаль әсәрләре бүгенге көндә дә милләтебезнең йөзек кашы булып санала.

Заһидулла Яруллин үзе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның үлеменә «Тукай маршы» белән җавап биргән булса, улы – композитор Фәрит Яруллин инде Тукайның халык әкиятләренә нигезләп язылган әсәренә балет репертуарында иң яхшы әсәрләрнең берсе булган «Шүрәле» балетын иҗат итә.

Заһидулла Яруллин 1964 елда 75 яшендә вафат була. Аны туган авылы – Мамадыш районы Кече Сөн авылында җирлиләр.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home